Роспотребнадзор россиялеләрне Алманиядән кертелгән продуктлардан вакытлыча баш тартырга чакыра

Узган ел Алманиядә кошчылык һәм дуңгызчылык фермаларына китерелүче терлек азыгында диоксин белән зарарлану очраклары ачыкланган

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең санитар хезмәте россиялеләрне Алманиядән кертелгән туклану продуктларыннан баш тартырга чакыра. Бу әлеге Ауропа илендә итнең диоксин белән зарарлану очраклары ачыклану белән бәйле. Роспотребнадзор Россия кулланучыларына, килеп туган вәзгыять ахырынача ачыкланмый торып, азык максатыннан бары үзебездә җитештерелгән итне генә кулланырга киңәш итә, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 2010 елда Алманиядә кошчылык һәм дуңгызчылык фермаларына китерелүче терлек азыгы диоксин белән зарарланган. Шуның нәтиҗәсе буларак, Түбән Саксониянең фермер хуҗалыкларында җитештерелгән кош ите, ит продуктлары, майлар, йомырканың заралану ихтималы зур. “Хәзерге вакытта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт килеп туган инцидентның сәбәпләрен һәм шундый продуктның Россия базарына эләгү ихтималы булган юлларны ачыклый”, - ди Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.
.