ТР авыл хуҗалыгы техникумнары укытучылары сыра өчен арпа җитештерү технологиясен өйрәнәчәк

ТР авыл хуҗалыгы техникумнары укытучылары Татар агробизнес кадрлар яңадан хәзерләү институтына квалификация күтәрү курсларына киләчәк
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Якын арада ТР авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары Татар агробизнес кадрлар яңадан хәзерләү институтында оештырылачак квалификация күтәрү курсларына килер дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына институт ректоры Сәлимҗан Шәрипов хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы техникумнары укытучылары авылда аграр бизнесны оештыруга бәйле методика белән танышачак. Моннан тыш, алар ресурс саклау технологияләре һәм аграр җитештерүне компьютерлаштыру нигезләрен үзләштерәчәк. Аларның игътибарына икътисад, реформалаштыру, аерым авыл хуҗалыгы культураларын, шул исәптән шикәр чөгендере, кукуруз, шулай ук сыра кайнату өчен каралган аерым арпа сортларын җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә инновацияләр тәкъдим ителәчәк.