news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл яшьләрен авылларны үстерү эшендә катнаштыру ниятләнә

Алдагы дүрт ел дәвамында авыл яшьләренең 50 проценты — 100 меңгә якын кеше төрле чараларда катнашыр дип көтелә.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең эшче төркеме «Авыл яшьләре» программасының яңа концепциясен эшләгән. Аның максаты — 2025 елга кадәр Татарстан яшьләренең кимендә 50 процентын авыл территорияләренең социаль-икътисади үсеше процессына җәлеп итү.

Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында алдагы дүрт елда авыл яшьләренең 50 проценты — 100 меңгә якын кешенең төрле чараларда катнашуы көтелгәнен әйтте.

Шулай ук, киләсе Цифрлаштыру елында авылларда IT-проектларны гамәлгә ашыру ниятләнә. «Авыл җирлекләрендә кимендә унлап IT-проектны кулланышка кертү көтелә. Программаларны гамәлгә ашырып, яшьләр башлангычларына 100 млн сумнан артык акча җәлеп итеп булыр дип ышанабыз. 80 ләп яңа бизнес-проектлар гамәлгә ашыру ниятләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы, социаль үсеш буенча да», — диде Шувалова.

Ул Татарстанда «2019-2025 елларда Татарстанда авыл яшьләре» программасы гамәлгә ашырылуын әйтте. «Яшьләрне авыл җирлегендә тотып калу буенча яхшы нәтиҗәләргә карамастан, аерым игътибар сораган каршылыклар бар. Бу авылда җитештерү икътисады, уңайлы мохит, кече шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүче яшьләрнең матди тормышы. Боларга, хәзерге вазгыятьне исәпкә алып, гамәлдәге программаларны үзгәртеп ирешергә була», — дип саный ул.

«Безнең алда программа кысаларында биш бурыч тора — инфраструктура булдыру, авыл яшьләренең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруда өлешен арттыру, яшьләрнең эшлеклелек активлыгын һәм авыл территорияләренең кызыклыгын арттыру, авыл яшьләренең җәмәгать эшләрендә катнашуын арттыру, бренд үсеше. Бу дүрт ел дәвамында гамәлгә ашырырга дип уйланган планнар», — диде Диләрә Шувалова.

Яңа белемгә ихтыяҗ булганлыктан, мобиль компетенцияләр үзәген булдыру, инфраструктура объектларына грант бәйгесен үткәрү күздә тотыла. «Быел „Авыл көче“ платформасы файдаланышка кертелде. Аңа авыл җирлегендә ихтыяҗ зур. Ментор хезмәте булу да кирәк. Яшьләргә кайсы программаларда катнашу буенча юнәлеш бирә алырлык кеше булырга тиешлеген аңлыйбыз», — диде аграр яшьләр берләшмәсе рәисе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100