Татарстанда үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасының ярты бәясен субсидияләргә җыеналар

Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый отышлы була.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу бәясенең 50 процентын субсидияләүне планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үсемлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган семинарда әйтте. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Моны өчен үзйөрешле сиптергеч түбәндәгеләр белән җиһазландырылырга тиеш: GPS/ГЛОНАСС спутник навигациясе системасы; электрга яки гидроприводта көйләүче җайланма.

Гарантиясе кимендә 2 ел; клиренс кимендә 1 м; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә сәнәгать продукциясе җитештерелүен раслау турында» 2015 елның 17 июлендәге 719 номерлы карары нигезендә Россия җитештерүе турында бәяләмә булу таләп ителә.

Өстәлгән бәягә салымнан тыш, бәянең 50 процентын субсидияләү планлаштырыла, бу сумма 4 млн сумга кадәр.

Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый отышлы, чөнки калган авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу өчен бәянең 30 процентын гына компенсацияләү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.