Кукмара районы «Алтын көз-2021» Бөтенроссия күргәзмәсендә медаль белән бүләкләнде

«Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү буенча иң яхшы муниципаль практика» номинациясендә Манзарас авыл җирлеге көмеш медаль белән бүләкләнде.

(Кукмара, 9 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Лилия Нургалиева). Кукмара районы һәм Манзарас авылы җирлеге «Алтын көз-2021» Бөтенроссия күргәзмәсендә медаль белән бүләкләнде.

Күргәзмә Мәскәү өлкәсендәге яңа мәйданчыкта — «Патриот» паркында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык экспонент катнашты.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен конкурсының «Авыл территорияләрен комплекслы үсеше белән нәтиҗәле идарә итү —  иң яхшы муниципаль район, шәһәр һәм муниципаль округ» номинациясендә Кукмара районы — алтын, «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү буенча иң яхшы муниципаль практика» номинациясендә Манзарас авыл җирлеге көмеш медаль белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.