ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре Мәскәүдә 32 – алтын, 10 – көмеш һәм 13 бронза медаль белән бүләкләнде

1-11 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә “Алтын көз” дип исемләнгән XII Россия агросәнәгать күргәзмәсе уза

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре Мәскәүдә 32 – алтын, 10 – көмеш һәм 13 бронза медаль белән бүләкләнде. 1-11 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә “Алтын көз” дип исемләнгән XII Россия агросәнәгать күргәзмәсе уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
“Вамин-Татарстан” ААҖ 17 – алтын, 6 – көмеш һәм 12 бронза медальгә лаек булды. Бүләкләр майсызландырылган кефир, «Мраморный», «Сметанковый», «Сливочный» «Костромской», «Гауда», «Голландский» һәм «Витязь» сырлары, «Крестьянское» мае, «Яблочный» согы һәм башка продукцияләр өчен тапшырылды.
“Майский” теплица комбинаты” югары сыйфатлы биологик яктан куркынычсыз продукция җитештергән өчен алтын медаль белән бүләкләнде. “Татспиртпром” ААҖ “Омега” һәм “Русская валюта” аракысы өчен 2 алтын медальгә лаек булды.
“Умартачылык идарәсе” дәүләт учреждениесенә 3 алтын медаль тапшырылды.
“Агросила групп” ААҖ предприятиеләре 4 – алтын, 2 – көмеш һәм 1 бронза медаль белән бүләкләнде. “Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ продукциясе дә алтын медальгә лаек дип табылды. Россия авыл хуҗалыгы академиясенең “Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты” дәүләт учреждениесе 3 – алтын һәм 1 көмеш медальгә лаек булды.