Татарстанда 246,5 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган

Татлы тамыр барлыгы 18700 гектар мәйданда җыелган

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 246,5 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Татлы тамыр барлыгы 18700 гектар мәйданда җыелган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Зәй районында – 65,4 мең тонна (уңыш гектарыннан уртача 135 центнер тәшкил итә), Буа районында – 42,8 мең тонна (128 центнер), Нурлат районында 36,3 мең тонна (132 центнер) чөгендер алынган.
Тулаем алганда, Татарстанда әлеге культура биләгән мәйданнар көн саен 1100-1200 гектарга кими. Шикәр чөгендере алу дәвам итә.