Фәрит Мөхәммәтшин: “Авыл кешеләре шәһәрдә яшәүчеләрне продукция белән тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләде”

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узучы кайбер авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Чехов һәм Мәскәү районы базарларында булды, аларда шимбә көннәрендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Р.Миңнеханов һәм Ф.Мөхәммәтшинны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Ф.Мөхәммәтшин һәм Р.Миңнеханов Чехов базарында авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортименты һәм төп тауарларның бәяләре белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Ф.Мөхәммәтшин һәм Р.Миңнеханов казанлыларның авыл хуҗалыгы продукциясе сатуга кагылышлы кайбер сорауларына җавап бирде.
Мәскәү районында Ф.Мөхәммәтшин агымдагы игенчелек елына үзенчәлекле нәтиҗә ясады. Ул быел авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрүгә аерым игътибар бирде.
“Корылык аркасында агымдагы ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бик авыр булды, әмма алар Татарстанның зур шәһәрләрендә яшәүчеләрне кышлык продукция белән тәэмин итү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләде”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
ТР парламенты башлыгы искәртеп узганча, ярминкәләрдә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортименты шактый бай. “Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе үтемле бәядән сатыла”, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, көз башында Россиянең барлык төбәкләрендә бәрәңге, карабодай, суган һәм шикәргә сорау бик зур булган. Татарстанда да әлеге тауарларга ихтыяҗ зур иде, әмма бүген инде ыгы-зыгы тынды, чөнки халыкның төп өлеше кышка бу продуктлар белән тәэмин ителде.
Шуңа бәйле рәвештә Ф.Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәре, эре хуҗалык җитәкчеләре, шулай ук “Вамин-Татарстан” ААҖ һәм “Татарстан кулланучылар берлеге”нә шәһәрдә яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү буенча зур эш башкарганнары өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул тышта инде көз уртасы булуын искәртте. Тиздән салкыннар башланачак. Шунлыктан әлегә кышка запас тупларга өлгермәүчеләргә ашыгырга кирәк, чөнки тиздән авыл хуҗалыгы ярминкәләре төгәлләнәчәк.
Салкыннар башлану белән, бәрәңге һәм кишерне ачык һавада сату туктатылачак. Продукцияне базарларның эчендә сата башлаячаклар, аларның инде бәяләре дә бүтән төрле булачак, дип сүзен төгәлләде Ф.Мөхәммәтшин.