Чистайда беренче көзге ярминкәне өч мәйданчыкта үткәрәләр

Шәһәрдә яшәүчеләр өчен арзан бәядән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 12 сентябрьдә Чистайда җирле җитештерүчеләрнең беренче көзге ярминкәсе оештырыла. Бу турыда«Чистопольские известия» газетасы яза.

Сатып алучыларга шәхси хуҗалыклар һәм агрофирмалар җитештергән яшелчә һәм җиләк-җимеш арзан бәядән тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәләр Чистай районының Үзәк базарында, Кием базары һәм универсаль базар территориясендә узачак.

Үзешчән сәнгать артистлары шәһәрлеләргә музыкаль номерлар тәкъдим итәчәк. Ярминкәләр 8.00 сәгатькә планлаштырылган.