Татарстанда басуларның 85 процентында уҗымнар чәчү төгәлләнгән

Республикада ике район уҗым культураларын чәчү планын арттырып үтәгән.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Республикада уҗым культуралары өчен билгеләнгән мәйданнарның 85 процентында көзге чәчү төгәлләнгән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык хәбәр итүенчә, 9 сентябрьгә 460,3 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Бу фаразланган мәйданның 85 проценты.

“Оператив мәгълүматлар буенча, бүген арыш 118,5 мең га, бодай – 336,2 мең га мәйданда чәчелгән”, - диде министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков.

Ул уҗым культураларын чәчү буенча фаразланган күрсәткечләрне үтәгән җиде районны да атады. Болар: Әтнә, Мамадыш, Питрәч, Саба, Тәтеш, Теләче һәм Ютазы районнары.

“Мамадыш һәм Теләче районнары үзләренең беренчел планнарын 105 процентка үтәде. Мамадыш районында уҗым культуралары 12,6 мең га, ә Теләчедә 6,1 мең га мәйданда чәчкән”, - диде Ирек Садыйков.

Аның сүзләренчә, Зәй һәм Спас районнарында уҗым культуралары билгеләнгән мәйданның 98 процентында – 14 мең һәм 21,8 мең гектарда чәчелгән. Ә Нурлат районында 97 процент (15,5 мең га), Чирмешәндә шулай ук 97 процент (11,4 мең га) мәйданда чәчелгән.