Сарман игенчеләре бөртеклеләрне суктыруны төгәлләп килә

Һәр гектардан уртача 36,8 центнер уңыш алып, барлыгы 142600 тонна ашлык җыелган.
(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрахимова). Сарман районы игенчеләре бөртеклеләрне суктыруны төгәлләү алдында тора. Район газетасы шул хакта яза.  Районда урып-җыю эшләре финиш сызыгына якынлаша - бөртеклеләрне 12 процент мәйданнан суктырып аласы калып килә. Бүгенгә алар 38700 гектардан суктырылды. Һәр гектардан уртача 36,8 центнер уңыш алынып, барлыгы 142600 тонна ашлык җыелды, диелә хәбәрдә.