Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара
Республикада бүгенгә игеннәр барлык мәйданның өчтән береннән артыграк өлешендә җыеп алынган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 9 августка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 478,3 мең гектарда игеннәр җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 32,2 проценты дигән сүз. Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Буа, Чистай, Алексеевск, Сарман һәм Тәтеш районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган. Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй (40,5 центнер), Сарман (37,3), Нурлат (35,4), Тәтеш (34,3) һәм Әлки (32,1) районнары әйдәп бара.
- Республика буенча 1366,5 мең тонна ашлык суктырылган. Игенчеләр шулай ук борчак җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә 23,3 мең гектар мәйданда 37,8 мең тонна борчак суктырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз