news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында яфрак азык әзерлиләр

Район оешма-предприятиеләре терлекләр өчен яфрак азык хәзерләргә булыша. Аны хәзер, иң витаминлы чагында җыеп калу мөһим.

Әлки районында яфрак азык әзерлиләр
http://alki-rt.ru/

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында яфрак азык әзерлиләр. Бу хакта җирле басма яза.

Әлки — республикада иң күп сыер асраучы районнарның берсе. Районда савым сыерларының саны 13700 башка җитә. Бозаулар да күп. Районда ферма һәм комплекс терлекләре өчен җитәрлек күләмдә яфрак азык хәзерләү — мөһим бурычларның берсе.

Ел саен бу эштә хуҗалыкларга оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр хезмәт коллективлары ярдәмгә килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе быел да әлкилеләргә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Коллективта эшләүчеләр санына карап яфрак азык әзерләү күләме дә билгеләнде, диелә әлеге хәбәрдә.

Яфрак азыкны витаминнарга бай вакытта хәзерләп калу зарур. Белгечләр әйтүенчә, аны июль урталарына кадәр җыйсаң яхшы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100