Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе ишекләрен ачты

Яңа уңышны кабул итү өчен складлар әзерләгәннәр

 (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы икмәк кабул итү предприятиесе коллективы яңа сезонга инде күптәннән әзер. Биредә быел яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә 10 складны әзерләгәннәр, дип хәбәр итә районның “Авыл офыклары” газетасы.

“Без барлыгы 26,5 мең тонна ашлык кабул итә алабыз. Дымлы икмәк ике киптерү агрегаты аша үтәчәк”, – ди предприятие директоры Рафаэль Сафин. Бирегә соңгы вакытларда рекордлы икмәк 2009 елда (31 мең тонна) кабул ителгән булган.