Аксубайда терлек азыгы хәзерләү барлык хуҗалыкларда да уңышлы бара

“Аксубай Продкорпорациясе” базасында агымдагы авыл хуҗалыгы эшләре буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде

 (Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Аксубай муниципаль районының “Аксубай Продкорпорациясе” базасында агымдагы авыл хуҗалыгы эшләре буенча район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Семинарда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар эшен “Такталы” бүлекчәсендәге терлекләрнең җәйге кардасында башлап җибәрделәр. Биредә җәйге сезонга ныклап әзерләнгәннәр. Кардалар ремонтланган, тирес чистартылган, терлекләр өчен су һәм тоз әзерләнгән. Терлекләрне җәйләүдә көтү, сыер савучылар эшен җайга салу оештырылган.
УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов үз чыгышында район хуҗалыкларында сөт җитештерү, азык хәзерләү эшләренә анализ ясады.
Семинарда шулай ук мөгезле эре терлекләрне канэчкеч бөҗәкләргә каршы ничек эшкәртергә тиешлеге дә күрсәтелде.
Алга таба семинар эшен бүлекчә фермаларында дәвам иттеләр. Катнашучыларга яфраказык, файдалы үләннәр хәзерләү эшенең ничек барганын күрсәттеләр, фермаларга ремонт ясау барышына тукталдылар. Монда фермаларны ремонтлаудан тыш, 60 сыерга исәпләнгән бозаулату бүлеге дә төзелә.
Терлекчелек бүлеге эшенә нәтиҗә ясап, Хәлил Хәлимов азык хәзерләүгә күчте. Бу эш барлык хуҗалыкларда да уңышлы бара. Печән белән бертигез дәрәҗәдә сенаж запасы туплана.
– Һава шартлары бөртекле культуралардан без көткәнчә уңыш алу өметләренә үзгәрешләр кертте. Шуңа игенне югалтуларсыз җыеп алу өчен техниканы хәзер үк әзерләп кую мөһим, – диде киңәшмәнең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.