Баулыда печән әзерләү башланган

6 июньгә булган мәгълүматларга караганда, районда 150 гектарда күпьеллык үлән чабылган.
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ", Кадрия Гыймазова). Республика аграрийлары азык әзерләүгә кереште. Шул исәптән, Баулыда да печән өсте башланды. Район газетасы шул хакта хәбәр итә. 
 
6 июньгә булган мәгълүматларга караганда, районда 150 гектарда күпьеллык үлән чабылган.
 
Барлык сыерларның да көтүдә булуы терлекләрнең продукт бирүчәнлегендә чагылыш тапкан. Тулай савым, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бер процентка артып, көненә 47,2 тонна тәшкил иткән. 
 
Бер сыердан савым – 14,4 килограмм. Ләкин әлеге күрсәткеч республика күрсәткеченнән түбәнрәк (16,5 килограмм), диелә хәбәрдә.