Израиль һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы белгечләре тәҗрибә уртаклаша

Очрашу барышында терлекчелек объектларын төзү һәм белгечләр әзерләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Израиль Дәүләте делегациясе белән очрашу узды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте җиткерде.

Очрашу барышында Татарстан һәм Израиль арасында хезмәттәшлекнең бүгенге торышы һәм перспектив юнәлешләрне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Кунакларның сүзләренә караганда, Израиль ягы Россия Федерациясендә сөтчелек комплексларын төзү һәм эре мөгезле терлекләрне карау, ашату технологияләренә белгечләрне өйрәтү проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Бу елның сентябрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында очрашу уздыру планлаштырыла, аның нәтиҗәләре буенча проектны финанслау схемалары билгеләнәчәк.

Очрашу азагында Татарстанда да шундый терлекчелек объектларын төзү һәм белгечләр әзерләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.