Чүпрәледә терлек азыгы әзерләү техникасын тикшерделәр

Семинар эше җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятеннән башланды.
(Чүпрәле, 9 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районы хуҗалыкларында алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеген ачыклау максатыннан махсус комиссия тикшерү үткәрде,  дип яза җирле басма.Үткән еллардагы кебек аның эшендә республиканың җаваплы вазыйфа башкаручы хезмәткәрләре - Татарстанның үзйөрешле машиналары һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча идарәсе начальнигы Радик Зиатдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергоресурслар секторының әйдәп баручы белгече Наил Алиуллов, "Татагрохим" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов һәм районның агроидарә белгечләре, урыннардагы агрономнар, инженер-техник хезмәткәрләр катнашты.Шуны искәртик, быел район буенча 18181 гектарда азык культуралары үстерелде. Бу барлык сөрү җирләренең 27 процентын тәшкил итә. Шуның 8440 гектарын күпьеллык һәм 5238 гектарын берьеллык үләннәр һәм катнаш азык тәшкил итә. Калган өлеше кукурузга һәм башка төр культураларга туры килә. Агроидарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриповның әйтүенчә, шушы кадәр эшне башкарып чыгуда йөзгә якын төрле маркадагы комбайннар, чапкычлар, тырмалар һәм төягечләр катнашачак икән. Семинар эше җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятеннән башланды. Агроидарә начальнигы Ирек Вазыйхович: "Цильна" хуҗалыгында техника әзерме, юкмы дигән сорау куелмый. Монда без ничек эшләргә кирәклегенә тагын бер кат инанабыз. Мондагы механизаторлар үзләренең тырыш хезмәтләре белән республика күләмендә дә дан яулыйлар. Рәхмәт сезгә" ,- диде. Җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров та семинарда катнашучыларны алга куелган бурычлар белән таныштырды. Бүген биредә 2600 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 750 се савым сыерлар. Тәүлек саен хуҗалык 23 тонна югары сыйфатлы сөт сата. Былтыргы белән чагыштырганда маллар саны 500 башка арткан. Димәк, азыкны да чагыштырмача күберәк әзерләргә туры килә. Әлеге җәмгыятьтнең азык культуралары структурасы 2815 гектарны били. Бу барлык басу мәйданнарының 46 проценты дигән сүз.Комиссия тикшерү вакытында төп игътибарны терлек азыгы әзерләү машиналарының техник торышына, басудан азык утарына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә юнәлтте. Тикшерү нәтиҗәләрен карап чыкканнан соң, комиссия җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, П.В. Дементьев исемендәге һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмаларының аеруча яхшы әзерлек күрүләрен билгеләп үтте. Агроидарә Агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов техниканы әзерлек сызыгына куйган барлык белгечләргә һәм механизаторларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, җәй буе басу эшендә катнашучыларның һәркайсына түземлек, гаилә бәхете һәм имин тормыш теләде. "Быелгы һава шартлары кыр эшләре өчен бик үк җайлы килде дип булмый. Туфракта дым җитәрлек булса да, җылылык юк. Шуңа да карамастан, басуларыгыз, чәчүлекләрегез әйбәт күренә. Барлык эшләрне дә үзвакытында югары сыйфат белән үтәп чыксагыз малларыгыз тук, икътисадыгыз нык булыр. Чүпрәле егетләренең хезмәттә сынатмауларына шигем юк, сезгә уңышлар телим. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез, сезгә уңышлар телим", - ди республиканың баш технадзоры Радик Рагипович.