Наил Мәһдиев: “Авыл халкының хезмәт активлыгын үстерү мәсьәләсе бик тә мөһим”

Бөгелмәдә Дәүләт Советының республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә уртак утырышы узды
(Бөгелмә, 9 июнь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Бөгелмәдә ТР Дәүләт Советының “Татарстанда 2008–2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә уртак утырышы узды. Утырышта кризис шартларында авыл халкының хезмәт активлыгын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев Бөгелмә муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген фикер алышына торган мәсьәләләр бик тә мөһим. “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә федераль һәм республика дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. Безнең үзебезнең муниципаль программалар бар”, – дип ассызыклады ул.
Бөгелмә районында халыкның үзмәшгульлеге, авыл халкына ташламалы кредит бирү һәм башка программалар нәтиҗәле эшли. Н.Мәһдиев хәбәр иткәнчә, районда быел гына да 600гә якын ташламалы кредит бирелгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2008 елда барлык категорияләрдә авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең бәясе 124 миллиард сумнан артып киткән, бу республика халкын продукция белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
2008 елда 390 мең тоннага якын терлек һәм кош ите җитештерелгән. Соңгы елларда 300дән артык терлекчелек объекты, элеватор, катнаш азык һәм шикәр заводы төзелгән һәм ремонтланган.
Әмма ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы күп кенә районнарда дуңгызларның баш саны кимүгә борчыла. Мисал өчен, Апас районында дуңгызларның саны бер ел эчендә – 13,3 мең, Чүпрәле районында 9,4 мең башка кимегән.
Утырыш ахырында министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүмат нигезендә, комиссия программаны гамәлгә ашыру буенча 2008 елга билгеләнгән чараларның үтәлүен билгеләп узды.