Депутатлар Бөгелмәдә авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыруга бәя бирде

Татарстанның Бөгелмә районында ТР Дәүләт Советының республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча күчмә уртак утырышы узды
(Бөгелмә районы, 9 июнь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген Татарстанның Бөгелмә районында ТР Дәүләт Советының “Татарстанда 2008–2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча күчмә уртак утырышы узды. Утырышта “Икътисади кризис шартларында авыл халкының хезмәт активлыгын үстерү турында”гы мәсьәлә каралды.
Чарада ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының “Татарстанда 2008–2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе рәисе Валерий Васильев, ТР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге мөдире Булат Зиннуров, республика парламенты депутатлары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашты.
Пленар утырыш башланыр алдыннан чарада катнашучылар шәһәр һәм районның авыл хуҗалыгы производствосы объектында булды. Беренчеләрдән булып алар Зеленая роща авылындагы “Семеновод” предприятиесендә сөт эшкәртү һәм аны савытларга тутыру цехын карады.
Әлеге цех 2008 елның ноябрь аенда ачыла. Бүгенге көндә ул тәүлегенә 4 тонна сөт эшкәртә. Цехның сөт эшкәртү буенча җитештерү куәте тәүлегенә 10 тонна тәшкил итә. Биредә аертылмаган сөт продукциясе җитештерү белән 18 кеше шөгыльләнә. Искәртеп узабыз, җитештерелгән барлык продукция Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорскида сатыла. Цехның хуҗасы Сергей Джежеря сүзләренә караганда, җитештерелә торган продукциянең рентабельлелеге 15 процент тәшкил итә.
Әлеге объектны караганнан соң, Марат Әхмәтов цехның эшен уңай бәяләде, авыл хуҗалыгы предприятиесенең авыл кешеләренә өстәмә эш урыннары тәкъдим итүен билгеләп үтте. Ул шулай ук цех хуҗасына якын–тирә бистә һәм авыллардан сөт җыеп эшкәртергә тәкъдим итте.
Райлан авылында кунаклар эре мөгезле терлек үстерү һәм казлар симертү белән шөгыльләнүче Кирдиннарның гаилә фермасын карады. Искәртеп узабыз, алар терлек һәм кошларны муниципаль программа буенча ваклап түләү шарты белән ел ярымга сатып ала. Кредитлар өчен сөт белән түлиләр. Гаилә якын көннәрдә тагын 100 баш мөгезле эре терлек сатып алырга ниятли.
“Сыерларны – шәхси хуҗалыкка” муниципаль программасы буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклар да мөгезле эре терлек сатып ала, бүгенге утырышта катнашучылар алар белән дә танышты. Вилдановлар, Кажбулевлар, Әхмәтшиннар һәм Бәйрәмовлар гаиләләренә сөт саву аппаратлары бүләк иттеләр.
Шул рәвешчә, утырышта катнашучылар хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм күрсәтү программасының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен үз күзләре белән күреп инанды. Кунаклар шулай ук Газинур Гафиятуллинның музей–йортында да булды.
“Бергә эшләүнең мондый формасы бик тә актуаль, – диде журналистларга В.Васильев. – Бүген без Бөгелмә районында авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү өчен ниләр эшләнүе белән таныштык”.
“Бөгелмә районында хакимият һәм халык бергәләп эш итә. Әгәр без әлеге факторны Татарстанның башка районнарына да күчерә алсак, бу авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру җәһәтеннән зур алга китеш булыр иде”, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.