Республиканың машина белән сыер саву операторлары осталыкларын күрсәтәчәк

Республиканың машина белән сыер саву операторлары осталыкларын күрсәтәчәк

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 14-15 июньдә Татарстанның Биектау районы «Бөреле» Нәсел заводы» ААҖ базасында машина белән сыер саву осталарының республика конкурсы була. Анда 44 үз эшенең остасы – һәр районнан бер сыер савучы катнашачак. Биектау районыннан машина белән сыер савучы ике оператор катнашачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Виталий Лабуткин.

В.Лабуткин сүзләренчә, әлеге конкурс 37нче тапкыр үткәрелә. Быел номинацияләр узган елга караганда күбрәк булу сәбәпле, конкурс зур программа буенча үткәрелә. Бүләкләр фонды да арткан. Чараның абсолют җиңүчегә телевизор һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Моннан тыш һәр катнашучы истәлекле бүләк алачак.