Татарстанга язгы чәчүгә 1,7 мең тонна кукуруз орлыгы кайтарылган

Орлыклар Кабарда-Балкария Республикасыннан, Краснодар крае һәм Волгоград өлкәсеннән кайтарыла

 (Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанга язгы чәчүгә дип 1,7 мең тонна кукуруз орлыгы кайтарылган. Орлыклар Кабарда-Балкария Республикасыннан, Краснодар крае һәм Волгоград өлкәсеннән кайтарыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалында белдерделәр.

Гомумән, Татарстан аграрийлары бу төбәкләрдән 5,5 мең тонна кукуруз орлыгы алачак, бу язгы чәчү өчен җитәрлек булачак. Безнең республикада бу авыл хуҗалыгы культурасының орлыклары юк, чөнки климат шартлары кукурузга өлгереп бетү мөмкинлеге бирми.