Әлмәткә яшелүзәнле тәҗрибәсе килә

Әлмәттә бакча җиләге фермасы ачылачак

  (Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Әлмәттә бакча җиләге фермасы ачылачак. Нефтьчеләр каласы өчен яңалык булган бу идеяне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин тәкъдим иткән.

Яшел Үзәндә үзенең җиләк үстерү буенча бизнесы булган Илдар Ситдыйков үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Җиләкне үстерү өчен нинди шартлар кирәк, эре сортлылары кайдан алына һ.б. – эшмәкәр барлык бу сорауларга җавап бирәчәк, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.