Фермерлык белән шөгыльләнә башлаучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләме арткан

Моның өчен бюджеттан 140 млн сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнә башлаучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләме быел 140 млн сумга җиткерелгән. Бу хакта бүген VI Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумы кысаларында үткәрелгән чара барышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, эш башлаучы фермерлар өчен бирелә торган ярдәм 1,5 млн сумнан 3 млн сумга кадәр арттырылган.
Гаилә фермерлыгы белән шөгыльләнүчеләр өчен грантларның гомуми суммасы 155 млн сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, грантлар күләме 5 млн сумнан 10 млн сумга арттырылган.
Нәҗип Хаҗипов фикеренчә, ярдәм, беренче чирата, сөтчелек тармагы белән шөгыльләнүчеләргә биреләчәк.