Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре “Яшел атна”да катнашачак

Үзләре җитештергән продукциянең кайбер үрнәкләрен Татарстан агросәнәгать оешмалары Берлинга җибәрделәр
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Алманиянең Берлин шәһәрендә 18-27 гыйнвар көннәрендә алып “Яшел атна” (“Зеленая неделя”) халыкара күргәзмәсе узачак. Мондый дәрәҗәдәге күргәзмәдә Татарстан беренче тапкыр катнаша. Безнең республиканың күргәзмә мәйданы 177 квадрат метрны биләп торачак. Үз продукциясен “Татспиртпром”, “Красный Восток-Агро”, “Алтын башак” идарә итү компаниясе, “Вамин-Татарстан”, “Камский бекон”, “Челны-бройлер”, “Майский” агрокомбинаты, Казан һәм Шемордан ит комбинатлары һәм агросәнәгать өлкәсендә эшләүче башка җитештерүчеләр дә тәкъдим итәчәк. Татарстанлылар Берлинда җир эшкәртү, терлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәләрендә соңгы уңышлары белән уртаклашырга, шулай ук милли ризыклар һәм халык сәнгать әсәрләрен тәкъдим итәргә планлаштыралар.