news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама фермерларына авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары бушлай таратылачак

Программада катнашу өчен кооператив әгъзасы булырга кирәк.

Түбән Кама фермерларына авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары бушлай таратылачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә фермерлар белән очрашып фикер алышу гамәлгә керде. «Нижнекамский» кооперативы хуҗалыкларга язын чәчәр өчен орлык бирү программасын гамәлгә кертергә планлаштыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Көзгә кооператив бу хуҗалыклардан уңышны эшкәртү өчен сатып алачак. Программада катнашу өчен кооператив әгъзасы булырга кирәк. Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыйганнан соң, яшелчәләрне Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча сату оештырылачак.

Очрашуларда районда халыкның эшлекле активлыгын арттыру чаралары каралды һәм мондый очрашуларны даими уздырырга дигән карар кабул ителде, чөнки бу очрашулар мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә фермерларга оператив ярдәм итү өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын күрсәтте.

Фермерлар эш барышында килеп чыга торган мәсьәләләрне хәл итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, аерым алганда, бу сораулар төзелеш өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә кагылышлы иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100