420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсында Баулы, Азнакай, Әлмәт районнары катнашучылар саны буенча артта кала. Бу хакта конкурска багышланган матбугат конференциясендә "Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе" оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтте.
"Конкурска гаризалар бирү кампаниясендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешен, Идел аръягын көчәйтергә иде. Белгечләр буенча Баулы артта кала, Азнакайда, Әлмәттә күп түгел. Идел аръягында Югары Ослан, Чүпрәле районын әйтергә була", - диде Диләрә Шувалова.
Аның әйтүенчә, узган елны конкурста катнашучылар 43 районнан килгән. "Безнең өчен Балтач районы һәрвакытта да рекордсмен булып тора. Шулай ук конкурска гаризалар бирү буенча Мамадыш районы лидер", - диде ул.
"Мин әле Германиягә кайчан барыр идем. Германиягә барып чит илдә ничек эшләгәннәрен карап кайттым", - диде 2016 елда конкурста җиңгән Балтач районыннан Алмаз Шиһапов “Татар-информ” хәбәрчесенә.