Марат Әхмәтов: Республиканың тамагы тук, 2,5 млн тонна бу ел өчен яхшы уңыш

«Ышанычым зур: республикабызның авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәсен саклаячак», — дип белдерде парламент рәисе урынбасары.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл хуҗалыгы өчен бу ел авыр килсә дә, нәтиҗәләр начар түгел. «Республиканың тамагы тук, 2,5 млн тонна бу ел өчен яхшы уңыш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул бу елның һава торышы буенча хәтта 2010 елга охшаш булганын искәртте. «Президент әйткәнчә, 2010 елда авыз пешкәннән соң күрелгән чараларның нәтиҗәсе буларак та, авыл хуҗалыгына даими игътибар нәтиҗәсендә, быелгы авыр елда да тармак тотрыклыгын, ныклык запасын саклап калды. Киләсе ел уңышлы булсын иде», — дигән теләген җиткерде.

«Шуның кадәр чыгымнар, хезмәт белән тормыш алып барыла икән, нәтиҗәсен дә күрәсе килә, чөнки киләчәк үсеш өчен тамак туклыгы гына җитми, әзрәк әҗере дә булып, үсеш кирәк-ярагына тотарга мөмкинлек булачак бит», — ди Марат Әхмәтов.

Ул авыл хуҗалыгы министрлыгы, ел нинди килүенә карамастан, нинди җитешсезлекләр булды икән дип, тирән анализ ясаячагын да әйтте. «Алдагы ел дәвамында министрлыкның ул эш юнәлешләре гамәлгә куелыр. Ышанычым зур: республикабызның авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәсен саклаячак. Ныклык запасы ышаныч бирә», — дип белдерде парламент рәисе урынбасары.