Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә авыл хезмәтчәннәрен бүләкләячәк

Татарстан Президенты Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмдә катнаша.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге бәйрәмдә республика авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүген республика Президенты катнашында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында чара узачак. Татарстан авыл хуҗалыгы системасында төп күрсәткечләр, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча әйдәп баручы позицияне били», - диде спикер.

Аерым алганда, Татарстан – Россиядә сөт җитештерү буенча лидер. Россия Федерациясендә җитештерелгән сөтнең – 6, Идел буе федераль округы буенча 19 проценттан артыгы республика өлешенә туры килә. Татарстан илдә ит җитештерү буенча сигезенче урынны били.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм аларның казанышларына нисбәтле бәйрәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Татарстан Президенты биредә республикадагы алдынгы районнарның хезмәткәрләре һәм вәкилләренә бүләкләр тапшырачак.

Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесе Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел агрономнар, азык-төлек һәм эшкәртү предприятиеләре белгечләре, шулай ук бакчачыларның һөнәри бәйрәме 11 октябрьгә туры килә.