Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 6,3 млн сумлык грант отты

Аграр югары уку йортлары өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыруга шартлар тудыру буенча проектлар сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Югары белем бирә торган дәүләт мәгариф оешмаларына 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыруга шартлар тудыру өчен субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска йомгак ясалды. Грантны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бирә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ветеринария клиникасының уку-практика дәресләрен уздыру өчен бина төзү» проекты белән 6,3 млн сумлык грантка Н. Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ия булды.

Грант югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларында авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләүнең сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыруга бирелә.

Белем бирү учреждениеләре өчен ярдәм чаралары һәм аграр югары уку йортларында максатчан белем алу мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 88004441670 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.