Актаныш районының Башкортстан белән чиктәш авылларында көтү чыгару туктатыла

Район территориясенә Башкортстан Республикасыннан ит, сөт продукцияләрен, шулай ук тере мал кертү тыела.

(Актаныш, 8 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш хәбәрләре"). Актаныш районы территориясендә кайбер тыюлар гамәлдә: Башкортстан Республикасы ягыннан районга ит-сөт кертү тыела, көтү йөртү тукталыла, дип яза җирле басма.

Башкортстанның Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малларда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыклану нәтиҗәсендә, Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Нәкъ шушы гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле,  7 октябрь көнне, Актанышта да, район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә, чираттан тыш ашыгыч киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә эшендә ветеринария белгечләре, җирлек башлыклары катнашты.

Киңәшмә карары нигезендә инде район территориясенә Башкортстан Республикасыннан ит, сөт продукцияләрен, шулай ук тере мал кертү тыела. Районга керү юлларында (Чуракай, Тыңламас, Агыйдел елгасы аша су кичүе) махсус постлар булдырылып, район чиген узучы машиналар тикшерелеп торачак.

Шулай ук иртәгәдән, ягъни 8 октябрьдән, Актаныш районының Башкортстан белән чиктәш авылларында көтү чыгару туктатылачак.