Марат Әхмәтов “Агросалон-2010” Халыкара авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе белән танышты

Мәскәүдә узучы күргәзмәдә агросәнәгать комплексы өчен инновацион технология карарларының киң спектры тәкъдим ителгән

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мәскәүдә узучы “Агросалон – 2010” дип исемләнгән Халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Эш сәфәрендә аграр ведомство башлыгын министрның техник тәэмин итү буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, “РАЦИН” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Әсхәт Шәрапов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар озатып йөри.
“Агросалон” – агросәнәгать комплексын техник тәэмин итү өлкәсендә белгечләр өчен уникаль мәйданчык. Күргәзмәдә агросәнәгать комплексы өчен инновацион технология карарларының киң спектры тәкъдим ителгән. «АГКО», «Амазоне», «Белагромаш-Сервис», «Берту», «Джон Дир», «Клаас», «Колнаг», «Ростсельмаш», «Хорш», «Кроне», «Грегуар Бессон» һәм башка чит ил компанияләре авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларның иң яңа үрнәкләрен күрсәтә.
Күргәзмәне “Союзагромаш” Россия агросәнәгать комплексы өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары җитештерүчеләр берлеге һәм Германиянең машина төзүчеләр берлеге оештыра.
Татарстанның аграр делегациясендә кайбер авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары кызыксыну уятты.