Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада төрек рецептлары буенча сөт продукциясе җитештерергә планлаштырыла
Брынза, йогырт, эремчек, әйрән һәм башка милли рецептларның төгәл әзерләнүен Төркиядән баш инженер-технолог күзәтеп торачак.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләр төрек рецептлары буенча җитештерелгән сөт продукциясен татып карый алачак. Производство шәһәрдә ноябрь аенда ук эшли башларга мөмкин. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Үзенең «Чинар» проекты турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы каршындагы Инвестицион советта катнашучыларга Нияз Нурмөхәммәтов сөйләде. Ул көнгә бер тонна сөт эшкәртергә планлаштыра, чималны бөтен Татарстаннан, шулай ук күрше Башкортстаннан җыячак. Брынза, йогырт, эремчек, әйрән һәм башка милли рецептларның төгәл әзерләнүен Төркиядән баш инженер-технолог күзәтеп торачак.
Җитештерүне НКЦ базасында урнаштырырга планлаштыралар, завод 20 кешене эшле итәчәк. «Проект кечкенә, әмма тәмле», — ди елмаеп Айдар Метшин.
Инвестицион советта катнашучылар бизнесменны хупладылар һәм Алгарышлы социаль-икътисади үсеш мәйданы резиденты статусын алуда ярдәм итәргә килештеләр. «Чикләүләр шартларында кече һәм урта бизнесның тотрыклы булуы бик мөһим. Кызганычка, аңа вазгыятьнең ничек тәэсир итүен күрәбез», — диде Айдар Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз