Ютазы районында силос-сенаж чокырлары паспортлаштырылачак

Паспортта терлек азыгы нинди культурадан салынуы һәм датасы, аның күләме һәм сыйфаты күрсәтелергә тиеш.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районында силос-сенаж чокырлары паспортлаштырылачак. Бу хакта дүшәмбе көнне «Ансель Вафауллин» КФХ базасында узган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов хәбәр итте. Бу турыда район басмасы яза.

Паспортта терлек азыгы нинди культурадан салынуы һәм датасы, аның күләме һәм сыйфаты күрсәтелергә тиеш — бу һәм башка мәгълүматлар авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә республика бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләрдә чагылыш табачак. 

Андрей Борисовсыйфатлы азык әзерләү технологиясенә игътибар юнәлтте. Азык базасы нык һәм ышанычлы булсын өчен, күпьеллык үләннәрне май азагында, үсемлекләр чәчәккә бөреләнү фазасында чабарга кирәк. Бу очракта гына алар аксым һәм алмашыну матдәләренә бай була. Докладчы шулай ук кукуруздан силос салу, консервантлардан файдалану, траншеяларны тәртипкә китерү турында сөйләде, диелә әлеге хәбәрдә.

Быел «Уңыш», «Кәрәкәшле», «Ансель Вафауллин», «АгроМир» хуҗалыкларында силос-сенаж чокырларын ремонтлауга җаваплы караганнар. Моннан тыш, бәйрәкәлеләр агымдагы елда республика программасы кысаларында тагын бер траншея төзү буенча актив эш алып бара: яңа объект урнашачак урында җир эшләре башланган.