Татарстанда өч ел эчендә бөтен мөгезле эре терлекне чиплаштыру төгәлләнергә тиеш

Ит сатып алучы да киләчәктә терлек турында барлык белешмә белән таныша алачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өч ел эчендә бөтен мөгезле эре терлекне бердәм идентификация системасына кертергә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин әйтте. Ул әлегә бу процесс бозаулардан гына башланганын әйтте.

Бүген сынау рәвешендә проект Арча, Балтач районнарында гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, Кукмара, Әтнә районнары хуҗалыклары да электрон биркалар тагуга теләк белдергән.

«Киләчәктә республикада бөтен терлекне чиплаштыру мөмкин, ләкин бу процесс тиз генә бара алмый. Закон кергәч, уникаль номерсыз, QR-кодсыз терлекне каядыр башка җиргә күчерергә яки сатарга ярамаячак, шуңа күрә өч ел эчендә бөтен терлек идентификацияләнергә тиеш дип ниятлибез», — диде Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Аның сүзләренчә, республикада буе эш буенча «юл картасы» бар. «Әле тоткарлыклар да бар, эш гел план буенча гына бармый. Барысы да районнардан тора, теләк белдерсәләр, өйрәнелгән тәҗрибәне аларда да кабатлап була», — дип белдерде үзәк директоры.

«Киләчәктә сәүдә нокталарында ит сатып алучы да уникаль номеры, QR-код буенча терлек турында мәгълүматны белә, хайван чыннан да сәламәт булуына инана алачак», — диде Нияз Хәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул гади халыкка да отышлы механизмы уйланачагын әйтте. «Сөт тапшырганда, билгеле бер проблемалар бар, алдаулар да күп була, шуңа күрә сөт җыючылар, кооперативлар белән бу мәсьәләне карыйбыз», — диде үзәк директоры.