Азнакай районында сигез мең тоннадан артык печән әзерләгәннәр

Шулай ук 90 мең гектар мәйданда культуралар корткыч бөҗәкләргә, чүпкә һәм чирләргә каршы эшкәртелгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 7 июльгә булган мәгълүматлары буенча, Азнакай районында барлыгы 63 мең тоннадан артык сенаж салынган, 8 мең тоннадан артык печән әзерләнгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Шулай ук 90 мең гектар мәйданда культуралар корткыч бөҗәкләргә, чүпкә һәм чирләргә каршы эшкәртелгән, яфрактан тукландырылган.