Татарстанда шикәр чөгендере чәчүлекләре, башкаларына караганда, азрак зыян күргән

Быел татлы культура 60 мең га мәйданны били

  (Казан, 8 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере чәчүлекләре башкаларына караганда азрак зыян күргән. Быел татлы культура 60 мең га мәйданны били. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Белгечләр бәяләвенчә, шикәр чөгендере чәчүлекләренә дә коры һава шартлары йогынты ясаган, үсемлекләрнең үсеше акрынайган.
Аннары шикәр чөгендере уңышын көзен соң җыеп алуларын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә татлы тамыр кирәкле авырлыкка җитсен өчен вакыт бар әле.