Әлмәттә терлек азыгы әзерләүнең уртача күрсәткече 3,9-4 центнер шартлы берәмлектән артмый

Кышны борчу-мәшәкатьсез чыгу өчен бер малга 25-30 берәмлек азык әзерләргә кирәк

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә бик җаваплы карыйлар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Хәким Нәкыев биргән мәгълүматлар буенча, районда 11834 гектар печән җире исәпләнә. Бүгенге көнгә шуның 10 мең гектарында эш башкарылган. 8880 тонна печән, 18000 тонна сенаж әзерләнгән, бер башка 7,8 центнер шартлы берәмлек күләмендә азык туры килә. Бу республика күрсәткечләреннән беразга югары.
“Чагылтау” хуҗалыгы басуларында үлән мул үскән. Аны җыяр өчен серен белергә кирәк, дип саный баш агроном Нәфис Хисамов. Соңгы вакытта интернет челтәреннән һава торышын күзәтеп, кайчан чабарга, кайчан киптерергә икәнлекне ачыклый башлаганнар. Планда каралган 390 урынына 450 тонна печән әзерләгәннәр. Складлар төргәк-төргәк бәйләнгән рулоннар белән шыплап тулган. Сенаж базында да эш кайный. Көненә уртача 100-150 тонна яшел масса салына. 2016 тонна булырга тиешле азыкның яртысы диярлек әзерләнгән.
Мал азыгы әзерләүдә “Чулпан” хезмәтчәннәре дә актив эшли. Мөгезле эре терлек санына карап исәпләгәндә 640 тонна әзерләргә тиешле хуҗалыкта 470 тонна печән складларга кергән инде. 3290 тонна сенажның 940 тоннасы кайтарылган.
Яңа Михайловка хуҗалыгында хәлләр башкача. 255 гектардагы печәннең бары тик 65е, Иске Михайловкада 208 гектарның 102 се, Яңа Суркинода 100 гектарның бары тик 20 се генә чабылган.
Кышны борчу-мәшәкатьсез чыгу өчен бер малга 25-30 берәмлек азык әзерләргә кирәк. Бүгенге көндә беренче этап кына үтелгән, әлегә районның уртача күрсәткече 3,9-4 центнер шартлы берәмлектән артмый. Димәк, эш темпларын арттырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.