Чүпрәледә төрле авыруларга каршы 12900 гектар мәйдан эшкәртелгән

Корткыч бөҗәкләргә каршы - 26500, чүп үләннәренә каршы 51200 гектар мәйданда эш башкарылган

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Җылы, кояшлы көннәр корткыч бөҗәкләр үрчүенә, чүп үләннәре баш калкытуга, төрле авырулар таралуга да тәэсир итә. Шуңа да бүгенге көннәрдә терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, Чүпрәле муниципаль районы хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы гербицидлар, химик препаратлар белән эшкәртү эшләре дәвам итә.
Район буенча төрле авыруларга каршы 12900 гектар, корткыч бөҗәкләргә каршы 26500 гектар, чүп үләннәренә каршы 51200 гектар мәйдандагы чәчүлекләр эшкәртелгән. “Цильна” җәмгыятендә 2780 гектар, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 24948 гектар, “Азык-Чүпрәле” җәмгыятендә 2900 гектардагы мәйданнар – корткычларга, “Азык-Чүпрәле” җәмгыятендә – 1300, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында 1475 гектардагы мәйданнар – авыруларга, “Цильна” җәмгыятендә – 6092, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасында – 28216, “Азык-Чүпрәле” җәмгыятендә 5702 гектардагы мәйданнар чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.