Азнакайда чиста пар җирләрен тиешле технологияләрне саклап, дөрес эшкәртергә кирәклегенә басым ясалды

“Кәлимуллин” КФХ базасында үткән семинар-киңәшмә эшлекле сөйләшү, кискен тәнкыйть шартларында барды

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Азнакайның “Кәлимуллин” КФХ базасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм ветеринарлар катнашында семинар-киңәшмә узды. Ул эшлекле сөйләшү, кискен тәнкыйть шартларында барды.
– Бүгенге көндә терлек азыгы хәзерләргә, берьеллыкларны алып, халыкка таратырга, чиста пар җирләрен хәзерләргә, көндәлек яшел азык өчен рапс чәчәргә, бер үк вакытта терлекчелекне алып барырга, фермаларны кышка хәзерләргә кирәк. Ә бер-ике атнадан урып-җыю эшләре дә башлана. Аның өчен дә ныклы хәзерлек чаралары күрү зарур. Шуна күрә, ашыгырга кирәк, – диде Марсель Зөфәр улы.
Район башлыгы чиста пар җирләрен тиешле технологияләрне саклап, дөрес эшкәртергә кирәклегенә басым ясады. Нәкъ менә җирләрне яхшылап эшкәртмәү сәбәпле, чүп баса һәм икеләтә чыгымнар таләп ителә. Соңгы еллардагы корылыклар һәммәбезгә сабак булды. Киләсе елларның нинди булырын да беркем дә әйтә алмый. Алдан ук хәзерлек чаралары күрү зыян итми. Киңәшмәдә корылыкка чыдам уҗым культураларына игътибарны арттыру турында ныклы сөйләшү булды.
Киңәшмәдә терлекчелек продукциясе җитештерү, төнге көтүлекләрне оештыру, яфраказык хәзерләү турында да эшлекле сөйләшү барды. Сөт җитештерү буенча район республика күләмендә беренче унлыкта барса да, узган елгы белән чагыштырганда район күләмендә сөт җитештерү кимегән. Җитәкчеләр әнә шул һәм башка проблемаларны чишү чаралары хакында фикер алыштылар.
Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәр итә.