Татарстанда йорт кошларын вакцинацияләү тәмамланган

Кош гриппына каршы 1 миллион 845 мең тавык, каз, үрдәк һәм башка йорт кошлары вакцинацияләнгән
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең структура бүлекчәләре белгечләре кош гриппына каршы йорт кошларын вакцинацияләүне тәмамлады. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына әлеге ведомстводан хәбәр иттеләр.
Татарстанның 1408 торак пунктында йорт кошларын вакцинацияләү үткәрелгән. 1,7 миллион тавык, 94400 каз, 31 мең үрдәк әлеге процедураны үткән. Кош гриппына каршы 1 миллион 845 мең йорт кошына прививка ясалган. 19 мең кошка кабат вакцинация ясалачак.
Бүгенге көндә ветеринария белгечләре карамагында 219 мең доза вакцина бар.