Әлки районында печән өсте башланды

Шулай ук районда көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртү дәвам итә.
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы механизаторлары печән хәзерләргә кереште. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Беренчеләрдән булып “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы күпьеллык үләннәрне чаптыра башлады.
 
Печән хәзерләү вакыты бик кыска. Үләннәрне вакытында чаптырырга, киптереп, тиз арада җыеп алырга кирәк. Юкса, печәннең сыйфаты бик түбән була.
 
Районда печән хәзерләүгә алдагы еллар белән чагыштырганда соңрак төштеләр. Бу язгы чәчү эшләренең тоткарлануы белән бәйле. Механизаторлар үлән чаптыру, печән хәзерләү техникасы тирәсендә мәш килә.
 
Инде “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы да күпьеллык үләннәрне теземәргә салуга кереште. Бу предприятие беренче чаптырылган үләннән сенаж сала.
 
Район басуларында көнбагыш һәм кукурузның рәт араларын эшкәртү дәвам итә.