Татарстанның 29 районы хуҗалыклары азык әзерләүгә кереште

Татарстанның 29 районы хуҗалыклары азык әзерләүгә кереште

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның 29 районы хуҗалыклары азык әзерләүгә кереште. Бүгенге көнгә республика буенча 9,6 мең тонна печән, 23,8 мең тонна сенаж әзерләнгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Буа, Яшел Үзән, Минзәлә районнары хуҗалыкларында печән әзерләү оешкан төстә бара. Әлеге районнарда 1760-1000 тонна печән әзерләнгән. Яшел Үзән районында – 4,3 мең тонна, Сарман районында – 3,6 мең тонна, Әлки районында 3 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Республиканың Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Яңа Чишмә һәм башка районнары азык әзерләүгә керешмәгән әле. “Төрелгән сенаж” азык әзерләү комплекслары да тиешле дәрәҗәдә файдаланылмый. 146 комплексның бары тик 12се генә эшкә керешкән. Алар тарафыннан нибары 850 тонна кыйммәтле витаминлы азык әзерләнгән. Хуҗалык җитәкчеләренә азык әзерләүгә кичекмәстән керешергә һәм азык әзерләү техникасын нәтиҗәле файдалану өчен барлык шартларны тудырырга кирәк, дип саныйлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.