Рөстәм Миңнеханов Теләче районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

Районда чәчү эшләре экваторга җиткән: бүгенгә 12,1 мең га мәйдан эшкәртелгән

 (Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Теләче муниципаль районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. ТР Президентын эш сәфәрендә ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте тәгаенләгәнчә, Гыйниятуллинның чиста токымлы атлар үрчетү буенча эре фермасы крестьян-фермерлык хуҗалыгы мәйданында хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу узды. ТР Президенты ашламалар һәм төрле авыл хуҗалыгы культуралары орлыгы күргәзмәсен карады. Аграрийлар сүзләренчә, бер генә хуҗалыкта да җитештсезлекләр юк.

Районда чәчү эшләре экваторга җиткән: бүгенгә 12,1 мең га мәйдан (52 процент) эшкәртелгән. Бигрәк тә кукуруз һәм рапска зур игътибар бирелә.

"Кырларны карадык, бар җирдә дә эш кайный. Һава торышы бозылмаса, чәчү эшләре вакытында тәмамланачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Район башлыгы Илдус Зарипов республика программаларын гамәлгә ашыру һәм шулай ук "Теләче" сәнәгать паркы территориясендә яңа проектлар турында сөйләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Теләче авылы үзәк паркына юнәлде, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган хәрбиләр стеласына чәчәкләр куйды. Биредә ветераннар белән очрашу да булды.

Искәртеп үтик: сугыш елларында районнан 4,5 меңгә якын кеше сугышка киткән, бары тик өчтән бере генә кире әйләнеп кайткан. Хәзер районда 410 ветеран яши: 11 е сугышта катнашкан һәм 339 тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары.

Татарстан Президенты ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлады, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Теләчедә арендага торак программасы буенча төзелә торган күп фатирлы йортны карады. Бүгенгә объектта барлык эшләр дә башкарылган, йорт территориясен төзекләндерү төгәлләнеп килә. Объектны тапшыру срогы - 2016 елның II кварталы. Фатирлар "Теләче" сәнәгать паркы резидентлары белгечләренә билгеләнгән.