Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында сөйләделәр

Татарстанның аграр махсус урта һәм югары уку йортлары, студентларга заманча производствога якынайтылган шартларда белем биреп, укыту процессын модернизацияли.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Кичә ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Наил Залаков әйтүенчә, Татарстанның аграр махсус урта һәм югары уку йортлары, студентларга заманча производствога якынайтылган шартларда белем биреп, укыту процессын модернизацияли. Мисал өчен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары «Заиковский» ҖЧҖенең укыту-җитештерү мәйданчыгында практика уза.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары өчен төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә гамәли дәресләр оештырыла. Кадрларны яңадан укыту һәм квалификация күтәрү программалары әзерләнә.

Казан дәүләт аграр университеты Bayer, Татмелиорация, Проминтел-Агро, Ростсельмаш, Сервис-Агро, Татагрохимсервис, Stihl, Belarus компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Быел Россельхозбанк, Бионоватик, Агрокөч, Ярославич, Щелковоагрохим, Amazone кебек оешмалар белән уннан артык сыйныф ачу күздә тотыла.

«Игенчелек академиясе» белем бирү проекты кысаларында «Август-Мөслим» ҖЧҖ белән берлектә практик юнәлешле укыту программасы гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә «Кооператив идарәче» дигән исем астында квалификация күтәрү курслары оештырыла.