Яңа Чишмә районында 11 айда мөгезле эре терлек 520 башка арткан

Районда тулаем алганда быелныћ 11 аенда терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре уңай

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа Чишмә муниципаль районында тулаем алганда быелның 11 аенда терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре уңай. 1 декабрьгә районда 15155 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 520 башка күбрәк. Савым сыерлары 90 башка арткан.

Шулай ук атларның да баш саны арткан. Бүген районда 643 баш ат исәпләнә, узган елдан 28гә күбрәк.

Район хуҗалыкларында сарыкчылык буенча үткән елда начаррак эшләгәннәр. 2011 ел күрсәткечләре белән чагыштырганла сарыкларның баш саны 28гә кимегән. 1 декабрьгә булыган торыш буенча 4524 баш сарык исәпләнә. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата - 99 процент, дип хәбәр итә “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы.