Лаеш муниципаль районында 3 мең тоннага күбрәк сөт җитештерелгән

Максатка ирешүдә дәүләт ярдәме чаралары да ышанычлы таяныч булган

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ел башыннан Лаеш муниципаль районында узган ел белән чагыштырганда 3 мең тоннага күбрәк сөт җитештерелгән. Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч республикада иң яхшылар рәтендә, дип хәбәр итә “Кама ягы” газетасы.

Әлеге адымга терлекчеләр бер ел гына әзерләнмәгән. Максатка ирешүдә дәүләт ярдәме чаралары да ышанычлы таяныч булган. Уңыш нигезенең тагын берсе – гаилә фермалары булдыру, алар да сөтне арттырырга мөмкинлек бирә. Җәмәгать фермалары арасында савым буенча "Семиречье" АФ, "Березовка", "Хәерби", "Агро-5" ЧҖҖләр терлекчеләре алда бара. Азык җитештерүчеләр дә ике ел рәттән уңышлы эшләп, фермаларны тупас һәм сусыл азык белән тәэмин итәләр.

- Әле күптән түгел генә мөгезле эре терлек баш санын саклап калу буенча безнең барлык тырышлыкларыбыз да уңышсыз килеп чыга, ә баш санын арттыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Савым көтүне торгызу буенча куелган бурычлар өзелә иде, – ди тармак белгечләре.

Бу елда саклап калу гына түгел, терлекләрнең баш санын арттыру да мөмкин булган. 1 ноябрьгә җәмәгать көтүендәге мөгезле эре терлекнең саны узган елның шул көне белән чагыштырганда 4 процентка, шул исәптән сыерларның гомуми баш саны 1 процентка арткан. Зооветбелгечләр сүзләре буенча, тармак тотрыклылануның төп күрсәткечләренең берсе – таналар баш саны арту. Терлекчеләр беренче тапкыр таналар санын узган елгы белән чагыштырганда 6 процентка арттыруга ирешкәннәр.

Районда ит җитештерү дә арта. Узган елгы дәрәҗәгә 6 процент өстәмә – бик яхшы күрсәткеч. Кошчылык тармагы да елны яхшы төгәлли. Үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнүче "Рамай" ЧҖҖ уңышлы хуҗалыклар арасында. Алар 925 тонна ит җитештергән.

– Елның азаккы нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк әле. Әмма 10 айлык җитештерү күрсәткечләреннән чыгып караганда, терлекчеләрнең аны уңышлы тәмамларга барлык мөмкинлекләре дә бар, - дип исәпли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев. – Бүген иң мөһиме – алынган темпны киметмәү, савымны һәм артымны саклап калу. Ел азагының кышлату башы икәнен онытырга ярамый.