Кама Тамагында язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техниканы ремонтлау дәвам итә

Тулаем район буенча планда каралган 85 тырманың 45е, 74 культиваторның 69сы, 2207 тырманың 1693е ремонтланган

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кама Тамагы муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау дәвам итә.

Тулаем район буенча планда каралган 85 тырманың 45е, 74 культиваторның 69сы, 2207 тырманың 1693е ремонтланган. Бу чагыштырмача 53, 93 һәм 77 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә “Идел таңнары” газетасы.