Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршы ала

Тукай районы да соңгы берничә елда иң яхшы күрсәткечкә иреште – барлык җыелган икмәк күләме 153,5 мең тоннаны тәшкил итте.

(Тукай районы, 7 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршы ала, чөнки ашлык, көтелгәнчә, зур булды, терлек азыгы да запас белән әзерләнде, яшелчә культуралары да уңды һәм аларны бүген җыеп алу дәвам итә. Республика буенча 5 млн тоннадан артык икмәк җыелды. Тукай районы да соңгы берничә елда иң яхшы күрсәткечкә иреште – барлык җыелган икмәк күләме 153,5 мең тоннаны тәшкил итте. Бу бер гектардан уртача 36,1 центнер дигән сүз, дип яза җирле басма.

Игеннәрне җыеп алу аграрийларда бераз курку да тудырган иде. Бердән, урып-җыю соңга калса, икенчедән, мул һәм куе булып үскән үләннәрне өзеклекләрсез җыеп ала алырбызмы, техниканың көче җитәрме, яңгырлар аркасында ипи басуда калмасмы, киптереп өлгерә алырбызмы дип борчылдылар икмәк үстерүчеләр. Хуҗалык җитәкчеләренең, комбайнчыларның халәтләрен без редакция журналистлары үзебез дә күреп тордык, чөнки көн саен диярлек шулар арасында йөрдек, газетаның һәр номеры саен авыл хуҗалыгы темасына мәкалә әзерләми калмадык. Күзләргә башак кылчыгы да керде, комбайн тузаны эчендә дә бик еш калырга туры килде, бәрәңге, чөгендер басуларында да булдык. Аның өстенә, олы башларын кече итеп, редакциянең ветеран журналистлары да басуларда йөрде. Хәмит абый Мөхәммәтшин белән Заһидә апа Нәбиуллинаның басу түреннән репортажлары, ветераннарның хуҗалыкка булышуларын яктырткан мәкаләләре шактый басылды. Хезмәт кешесен басмабыз битләрендә күрсәтеп, аларның кәефләрен күтәрергә тырыштык. Шулай итеп, уңышны җыюда һәм, гомумән, чәчүдә дә, башка авыл хуҗалыгы эшләрендә дә газетаның өлеше булды.

Хуҗалыклар арасында гектарыннан иң күп уңыш алучы – «Гигант» предприятиесе. Анда уртача күрсәткеч 62,6 центнерны тәшкил итә. Шулай ук «Ирек» ҖК (60,1 ц), Сәйдәшев исемендәге (41,6 ц), «Биклән» (41 ц), «Чаллы яшелчәсе+» (40,2 ц), «Кама» агрофирмасы (38,6 ц), «Ярыш» (36,3 ц) хуҗалыклары югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр арасында.

– Дөресен әйтик, урып-җыюга без курыкмыйча кердек. Чөнки техника белән дә, эшче кадрлар белән тәэмин ителеш яхшы иде. Быел гына яңа «Акрос-585» комбайны алдык, 3 мең тонна ашлык сыйдырышлы склад төзедек, ике киптерү агрегатыбыз эшләп торды. Кайткан икмәкне шунда ук урнаштыра бардык. 1000 гектар мәйданга 63 мең центнерга якын бөртек суктырдык. Бу – мин эшләгән 17 ел эчендә иң югары уңыш, – ди «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов. Урып-җыю чорында эшләгән барлык комбайнчыларга, ашлыкны ташучыларга, ындыр табагында, складларда, киптерү җайланмаларында эшләүчеләргә, гомумән, икмәкне җыюга өлеше кергән барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтен җиткерә. Иң күп ашлык суктырган комбайнчылардан ул Ирек Динмөхәммәтовны (20 мең центнер), Флорис Миңнегалиевны (19 мең центнер) атый.

Ашлык күләме ягыннан исә район уңышына иң зур өлеш кертүче – «Кама» агрофирмасы. Анда 17 мең гектарга якын мәйданнан 63 мең тонна ашлык суктырып алынган, шуннан югары класслы 53 мең тонна орлык әзерләнгән. Аның 48 мең тоннасы сатуга. Күрше-тирә районнарны, нигездә, орлыклык материал белән нәкъ менә «Кама» агрофирмасы тәэмин итә.