Сабаның Кече Кибәче авылында яшәүче гаилә ай саен 40 мең сумлык сөт сата

Шәхси хуҗалыкларында 16-17 баш мөгезле эре терлек, 8 савым сыеры, сарык малы, йөзләгән кош-корт бар.

(Саба, 7 август, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабаның Кече Кибәче авылында яшәүче Ахуновлар ай саен 40 мең сумлык сөт сата. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кече Кибәче авылында яшәүче Фәнил Рәшит улын күпләр «Ахун» буларак белә. 2000-2006 елларда хуҗалык рәисе булып та эшләгән. Ә хәзерге көндә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы бәйсез, мөскәкыйль кеше. Ахуновлар тормышларын шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы табыш белән алып баралар. Алар Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә иң күп мөгезле эре терлек тотучы булып санала икән.

Шәхси хуҗалыкларында 16-17 баш мөгезле эре терлек, 8 савым сыеры, сарык малы, йөзләгән кош-корт бар. Менә шулар йортка акча китерә дә инде. «Менә бүген җыйнаучыга 90 литр сөт биреп җибәрдек. Җәйге чорда күбрәк була», — дип сөйли ул.

Хәзер сөтнең литрын 19 сум 50 тиенгә саталар, сыерлары өчен 34400 сум субсидия дә алганнар. Әлбәттә, бу кадәр малны пай җирләрең булганда гына асрау мөмкин. Ахуновларның 40 гектар җирләре, 2 МТЗ тракторы, бер комбайн һәм берничә төрле авыл хуҗалыгы техникасы бар.

«Иртәнге бишенче яртыда эшкә керешәбез. Кеше ялламыйбыз. Хатыным белән икебез. Киресенчә, кирәк икән, комбайным, тракторым белән авылдашларыма үзем ярдәмгә киләм. Сыйфаттан зарланучы юк. Ялкау булмасаң, эштән курыкмасаң, хәзер авылда да дөнья көтәргә мөмкин», — ди Фәнил.

Әйтергә кирәк, Ф.Ахуновның тормыш иптәше Рәфидәнең шәхси хуҗалык эшләрендә булышудан тыш, үз шө­гыле дә бар. Үзмәшгуль кулында һәрнәрсә гөлгә, чәчкәгә әверелә. Алар­ны башта сәйләннәрдән ясаган. Бик вак, түземлек сорый торган шөгыль. Хезмәтен җиңеләйтү өчен уйлап табарга оста ире сәйлән тезә торган махсус җайланма да ясап биргән булган. Хәзер Рәфидә ханым чәчәкләрне изолоннан ясый. Әлеге кыйммәтле материалны Мәскәүдән кайтарталар.

«Бер чәчәкне ясау өчен, зурлыгына карап, бер атна да вакыт китәргә мөмкин. Сату өчен дип эшләмим. Бер мавыгу инде. Әмма интернеттан күреп, ерак районнардан килеп алучылар да бар», — ди үзмәшгуль. Чәчкәләрнең нинди генә төрләрен ясамый ул.